Апас мәктәбендә “Фәнгә адымнар” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды
Конференциядә республиканың төрле районнарыннан һәм чит төбәкләрдән килгән укучылар үзләренең фәнни проект эшләре тәкъдим иттеләр. Укучыларның фәнни эшләренә бәя бирү өчен Казан Федераль университеты галимнәре килде.
Конференция эшендә район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина катнашып, барлык катнашучыларга уңышлар теләделәр.
“Фәнгә адымнар” конференциясе районда бишенче тапкыр үтте. Биредә районыбызның иң сәләтле укучылары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев