Апас мәктәбендә Пионерия туган көн билгеләп үтелде
19 май – Пионерия туган көн. Әлеге уңайдан Апас урта мәктәбендә балалар өчен Сабантуй узды.
Бу көнне укучылар ел саен көтеп ала. Чөнки ул истә калырлык һәм күңелле итеп уза. Быел да укучылар рәхәтләнеп күңел ачты, төрле хәрәкәтле һәм халык уеннарында катнашты. Җиңүчеләр бүләкләнде. Барлык катнашучылар да канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев