Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәп музее яңа экспонатларга баеган

Ватанпарвәр укытучы, отставкадагы, инде мәрхүм офицер Әгъзам Хәмидуллин тырышлыгы белән яңа дәрәҗәгә күтәрелгән Апас мәктәбенең “Сугышчан Дан“ музее эшен бүген тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин дәвам итә. Анда бүген 500 дән артук төрле тарихи экспонат тупланган.

-Ватан сакчылары, Бөек Җиңү бәйрәме һәм башка чараларда музейга сыйныфларның эскурсияләре күпләп оештырыла. Апас мәктәбендә укыган кичәге егет-кызлар, районга кунакка кайтучылар, эшлекле делегацияләр, булачак солдатлар да бездә бик еш кунак,-ди эзтабар укытучы. Мәктәбебез музеенда һәм коридордагы Бөек Ватан сугышы, район әфганчыларына багышланган стендлар та бик матур эчтәлекле. Бездә кунак булып киткән әфганчы, запастагы генерал Рим Мостаев музеебезга бик күп тарихи ядъкарләр, үз китапларын бүләк итеп калдырды. Ел саен бездәге экспонатлар саны артып бара, сез дә килеп алар белән иркенләп танышып китегез!
(6+).
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев