Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды

12нче декабрьдә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә төп мәсьәлә булып 2020нчы һәм планлаштырылган 2021-2023нче еллар чорына Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы бюджетын карау куелган иде.

Утырышта “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район прокуроры, район суды рәисе, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, җитәкчеләр, җәмәгать оешмасы вәкилләре катнашты. Көн тәртибе буенча, 2019 елның 9 аена районның бюджет үтәлеше, 2020нчы һәм планлаштырылган 2021-2023нче еллар чорына Апас муниципаль районының бюджет проекты турында, районның муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү турындагы Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында чыгышлар яңгырады.
Соңыннан район башлыгы Равил Хисаметдинов киләчәктә башкарылачак зур күләмле эшләргә тукталды, максатлар билгеләде һәм урып-җыю эшләрендә зур өлеш керткән бер төркем алдынгыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев