Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас олы кунак кабул итте

Татарстан Дини Назәрәте вәкиле, Татарстан өммәте Мөслимәләр Берлеге җитәкчесе Сәйдә абыстай Аппакова 23 апрельдә район хакимияте, Апас мөхтәсибәте чакыруы буенча Апас районына кунакка килде.

Ул район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Мөслимәләр Берлеге җитәкчесе Мәрьям абыстай Хәйрова һәм район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт озатуында Апас мәктәбе конференц-залында 4-8 сыйныф укучылары, укытучылар коллективы белән очрашты. Балалар өчен Сәйдә абыстай үткәргән ТОРМЫШ ДӘРЕСЛӘРЕН һәркем бик бирелеп, күңеленә сеңдереп тыңлады. Казан кунагы мәктәп китапханәсенә үз китапларын да бүләк итте. Эш программасы буенча Сәйдә абыстай Апас мәдәният йортында да халык белән очрашачак, вәгазьләр укыячак.

-Аның дин, әхлакъ, гаилә тәрбиясе турындагы чыгышлары гади һәм бик эчтәлекле, аны тыңлау үзе бер савап,-ди Мәрьям Хәйрова һәм Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев