Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районы сәнәгать үсеше буенча республикада беренче урында

Район Советының йомгаклау утырышында район башлыгы Айрат Җиһаншин 2023 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.

(21 февраль, “Апастово-информ”).



Район 2023 елда сәнәгать үсеше индексы зурлыгы буенча республикада 1 нче урында тора. Районда эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе хөкем сөрә. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 2,3 млрд сум тәшкил иткән, корылык елы булуга карамастан, бөртекле культуралардан тулаем җыем 98 мең тоннаны тәшкил итә.

Узган ел төзекләндерүдән соң сөт комбинаты эшен башлап җибәрде. Ул тәүлегенә 200 тоннага якын күләмдә сөт эшкәртергә сәләтле.
Район республикада «РМЦ ресурсларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары алган керем» күрсәткече буенча 4 нче урында тора.

2024 ел Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Җитештерүдә конструктив идеяләр һәм яңа эшләнмәләр кулланылырга тиеш.
“Иң төп бурычларның берсе – районга инвесторларны тарту. Бүгенге көндә сөт комбинатында коры сөт ясау буенча икенче цех төзелә. Әлеге проектның бәясе – 1,0 миллиард сумны тәшкил итә. Хәзерге вакытта 700 миллион сумга җиһазлар алынды. Проект 50 кешене өстәмә эш урыны белән тәэмин итәчәк. Тәүлегенә өстәмә 450 тонна сөт эшкәртергә ярдәм итәчәк. Җитештерү 2024 елда эшләп китәр дигән өмет бар”, - диде район башлыгы.
Шулай ук “Весна” авыл хуҗалыгы берләшмәсе 20 кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк. Инвестициянең планлаштырган күләме 300 миллионны тәшкил итә. Биредә сәгатенә 50 тонна икмәк киптереләчәк һәм 5 мең тонна икмәк саклап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев