Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районы осталары

Әлмәндәр фермасы сыер савучысы Илсөяр Гайнетдинова үз сыерларыннан көн саен 600 килограммнан артык сөт сава. Пөхтә һәм ярдәмчел булуы, эшен бик яратып, күңел биреп башкаруы белән хезмәттәшләре алдында абруйлы ул.

Казанда туып-үскән Илсөяр 10 еллар элек Әҗемгә килен булып төште. Язмыш аны авылның бер дигән асыл егете, бүген агрофирмада “КамАЗ“ шоферы булып эшләүче Илназ белән очраштырып кавыштырды.

-Кайнанам Гакифә белән кайнатам Рим мине үз кызларыдай якын күреп каршы алды. Мин аларны әти-әни дип йөртәм, үзләрен бик яратам. Кайнанам гомер буе фермада, кайнатам машина-трактор паркында бик җаваплы эштә эшләп, хәзер лаеклы ялда инде. Бер дә тик тормыйлар, һаман хәрәкәттә алар. Аларның акыллы киңәшләрен тотып, хөрмәт итеп, бер нигездә гомер йомгагы чорныйбыз. Безгә балаларыбызны үстерергә дә бик булышалар. Олы улыбыз Риназ мәктәптә 3 сыйныфта укый, көн дә безнең барыбызны да матур билгеләре белән сөендерә. Төпчегебез Илдан авылыбызның “Әлли-бәү“ балалар бакчасына йөри, - ди Илсөяр.

Хезмәттәшләре-сыер савучылар Альмира Халикова, Венера Мифтахова һәм Ильмира Абзалова үзара ярдәмләшеп эшләүне хуп күрә. Алар да авыл җанлы, матурлык яклы. Бакча түрләре, тәрәзә төпләре тулы матур чәчәкләр, җитеш тормышлары раслый моны.

-Барыбызга да өлкәннәрне хөрмәт итеп, тигезлектә матур итеп яшәргә, балалар үстерергә язсын, - ди авылның уңган килене. –Шәһәр яшәеше бит ул ыгы-зыгылы. Мин тормыш итү өчен авыл табигатен, авыл тормышын сайлавыма бер дә үкенмим. Биредә эчкерсез күңелле, ачык йөзле, хезмәт сөюче кешеләр генә яши!

Илсөрнең хезмәттәше, яшәү өчен авылны сайлаган тагын бер шәһәр кызы, бүген бозаулату бүлегендә эшләүче, шулай ук ике бала анасы Галина Авдеюк та аның фикере белән бик теләп килешә.

-Авылда яшәве авыр дисәләр дә, кайда да хезмәт итәргә кирәк, - ди Әлмәндәр авыл җирлеге хезмәткәре Рамина Галимова. -Хезмәт сөйгән кеше кайда да югалып калмый.

 

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев