Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районында көзге кыр эшләре дәвам итә

Районнның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин белдергәнчә, быелгы кышка кар астына 40 мең гектарлык басу-кырларыбыз туңга сөререлеп керергә тиеш. Бүгенгә барлыгы 20 мең гектар игеннәрдән бушаган басулар тиешенчә эшкәртелеп куелды. Уҗым культураларына дип махсус, аерым 10600 гектар җир әзерләнеп, бүгенгә 3700 гектарда арыш, 6900 гектарда бодай чәчелде.

“Свияга” агрофирмасының Идрәз бүлекчәсе игенчеләре Евгений Драгунов, Николай Бусаров, Владимир Осипов һәм Илгизәр Әхмәтҗанов кыр эшләрендә зур өлеш кертәләр. Шофер Хатыйп Камәртдинов басуда эшләүче механизаторларга ашханәдә әзерләнгән кайнар аш-суны көнгә ике-өч тапкыр китерә.

–Кар астына барлык кырлар да тиешенчә эшкәртелеп керәчәк. Бүгенгә көзге кыр эшләренең 70 проценты сыйфатлы итеп башкарылды инде,-ди идарәче Рәис Салихов.

Апас аграр көллияте коллективы да кыр эшләрендә сынатмый.

-Аграр көллиятенең 200 гектарлык сынау-тәҗрибә басуларын  егерме яше дә тулмаган 71нче төркем студенты Юрий Корнилов бер үзе диярлек туңга сөреп куйды, - ди көллият директоры урынбасары, хуҗалык эшләре идарәчесе Иршат Гыйлаҗев.

 -Бу чит ил җир эшкәртү-чәчү комплексын биш бармагы кебек хәзердән үк белә инде булачак яшь игенче, бөтен эштә булдыра торган чын авыл егете ул. Башка яшьтәшләренә менә дигән үрнәк күрсәтә, белгәннәре белән бик теләп уртаклаша, – ди аграр көллиятнең механигы Динар Тимергалиев.

Остаз-укытучы Илшат Минһаҗев коллективка әле яңа гына кушылды. Моңа чаклы ул “Свияга” агрофирмасы басуларында иген үстерде, зур тәҗрибә туплады.

-Быел язын басуларда чүп үләннәренә каршы кисәтү чарасы, туфракны файдалы матдәләргә баету максатыннан, 2000 гектарда безнең як өчен ят культура-горчица чәчкән идек. Сынау-тәҗрибәбез бик уңышлы булды. Ел коры килүгә карамастан, бер гектардан уртача унар центнер бөртек алдык. Рапс, люцерна, көнбагыш кебек, аның сатып алу бәясе дә югары. 700 гектарыннан аерым суктырып алган горчицаның бер килограммына 24 сум тәкъдим итәләр. Киләсе елда аның мәйданын тагын да арттырырга исәплибез, чәчүлек орлыгы да үзебезнеке булачак. Туфрак әзерләү, туңга сөрү, көзге чәчү эшләрен җиренә җиткереп башкарабыз. Фидакарь хезмәтләре өчен барлык хезмәттәшләремә зур рәхмәт! - ди “Свияга” агрофирмасы директоры Марат Хәсәнов.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев