Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районында яңа җитәкче

Апас муниципаль районы башлыгы булып Айрат Җиһаншин сайланды.

(9 октябрь, “Апастово-информ”). 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрид Мөхәммәтшин Республика Президенты исеменнән Апас муниципаль район башлыгы вазифасына депутат Айрат Гәбделхак улы Җиһаншинны тәкъдим итте. Ул депутатлар тарафыннан бер тавыштан сайланды. 
“Барлык көчемне куеп, район тарихында бары тик уңай эз генә калдырып, тырышып эшләрмен дип ышандырам. Районыбыз халкы бик эшчән, уңган. Тарихка кереп калган район башлыклары исемлеге дәабруйлы, акыллы җитәкчеләрдән генә тора. Республика җитәкчелеге алдында миңа багланган барлык ышаныч һәм өметләрне аклармын дигән максатта калам. Күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Тырышып, бергә хезмәт иткәч уңышларыбыз да зур булыр, - диде Айрат Җиһаншин. 
 
Айрат Җиһаншин 1984 елның 26 гыйнварында туган. Апас егете. Ике югары белемгә ия. Хезмәт юлының күп өлеше “Буа электр челтәрләре” компаниясе белән бәйле. 2016 елдан башлап “Буа электр челтәрләре” компаниясе җитәкчесе булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев