Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районында янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар уза

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, авыл җирлекләрендә рейдлар уза

Районның гадәттән тыш хәлләр, янгын күзәтчелеге бүлеге, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре җирлекләрдә, гаиләләрдә булып, саклык кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерәләр, белешмәлекләр тараталар. Йортлардагы кимчелекләргә кисәтүләр ясала, киңәшләр бирелә. Очрашулар, тикшерүләр Коштавылы, Урта Балтай, Апас, Югары Акхуҗа җирлекләрендә узды. Көздән үк йорт тирәләрендәге чүп үләннәрен чабып, кеше яшәми торган участокларны да тәртипкә китерү мөһим. Таләп-кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, 2 меңнән башлап штраф суммалары каралган. “Җирлекләрдә әле чабылмаган каты-куралар бар. Йортларда төп кимчелек – мичләрнең дөрес урнашмавы, морҗаларның тиешенчә куелмавы һәм электр чыбыкларының төзексезлеге. Болар – күңелсезлекләргә юл ача“ – ди районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев