Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районында яшь игенчеләр сафы тулылана

Каратун янәшәсендәге “Ак Барс“ агрохолдингының МТК базасында җитмешкә якын кеше эшли. Коллективта хезмәт итүчеләр уртача 45 яшьтә, барысы да махсус урта һөнәри һәм югары белемле. Кыр эшләре вакытында Апас, Кайбыч, Буа һәм Чүпрәле районнарында уртак көч белән 100 мең гектардан артык мәйданда җир эшкәртү, чәчү, урак һәм терлек азыгы әзерләү эшләре башкарыла.

-Чит ил техникасында эшләү бик җаваплы,-ди коллективтагы иң яшь хезмәткәрләрнең берсе, Чәтбаш егете Илназ Сөнгатуллин. –Мин әтием Фәнис белән алмашлап эшлим. Бирегә 19 яшемдә килдем. Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамладым. Сөекле тормыш иптәшем Айгөл белән кызыбыз Илүзәне үстерәбез. Туган җирдә иген үстерү бик мәртәбәле эш ул.

-МТК ның механизация отрядында бүген югары җитештерүчән, зур егәрлекле 50 трактор-комбайн, төрле авыл хуҗалыгы техникасы исәпләнә,-ди Илгизәр Нигъмәтҗанов. -  Узган кыр эшләре сезонында Илназ 6000 гектарда игеннәрне һәм күпьеллык үләннәрне теземнәргә салды, 100 мең тонна чөгендер төяде. Аның хезмәттәше, Кызылтауда туып-үскән, Апас аграр көллиятен тәмамлап безнең коллективка кушылган яшь игенче Фәнис Шәрәфиев, Чәтбашта туып-үскән Марат Кадыйров узган сезонда чәчү комплексы белән 7000 гектарга якын мәйданда эш башкарды. Яшь белгечләр, киң профильле станокчы, токарь Динар Хәбибуллин, Максим Шкребко үз эшенең чын осталары, алар  төзекләндергән запас частьлар озын гомерле һәм ышанычлы булулары белән аерылып тора.

-Свияжский бистәсендә яшәүче Максим Шкребко бирегә шулай ук Апас аграр көллиятен тәмамлап килде, хатыны Ләйсән белән 3 бала үстерүен дә коллективыбыз горурлыгы,-диләр инженерлар Шамил Галиуллин белән Айдар Гайфуллин. -Җәүдәт Әхмәтҗанов, Фәнис Шәрәфиев, Рамил Галиуллин, Фирдүс Хәнәфиев, Азат Шәйдуллин, Илһам Халиков та коллективыбызда хөрмәтне тырыш хезмәтләре аша яулады.

Быелгы язгы кыр эшләрен дә җиренә җиткереп башкарып чыгарга язсын сезгә чын җир кешеләре, ил табынын кайгыртучы яшь игенчеләр!

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X