Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас Сабантуе программасы

10.00-10.45 – Бәйрәмне ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү – үзәк мәйдан.

9.45-10.00 – Театральләшкән күренеш – үзәк мәйдан. 
10.00-10.45 – Бәйрәмне ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү – үзәк мәйдан. 
10.45-14.00 – Милли көрәш – үзәк мәйдан. 
11.00-13.00 – Ат чабышы – ипподром. 
10.30-14.00 - Балалар уеннары – балалар мәйданчыгы. 
9.00 – 16.00 - Сәнгать осталары концерты – эстрада мәйданы. 
- Лотерея уены, биюләр – бию мәйданчыгы. 
- Спорт ярышлары: волейбол, мини-футбол, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тарту, сикерү, штанга күтәрү – спорт мәйданчыгы. 
- Халык уеннары – (чүлмәк вату, капчык сугыш, капчык киеп йөгерү һ.б) – Үзәк мәйдан. 
9.00-15.00 - “Туган авылым” – мәдәни-этнографик мәйдан. 
9.00-16.00 - Батут, карусель, паровоз белән сәяхәт итү, буйлы курчаклар - әкият геройлары тамашасы. 
9.00-15.00 - Су шарларында йөзү. 

Бәйрәмдә сезнең өчен сәүдә оешмалары, шәхси кибетләр, оешмаларның ашханәләре, тәм-том, сувенир-бүләкләр сәүдәсе тәкъдим ителә. 

МИЛЛИ КӨРӘШ 
Регистрация – 9.00 сәгатьтән. 
Сабан туенда көрәш мәйданында ярышлар түбәндәге үлчәү категорияләре буенча үтәчәк. 
Мәктәп балалары арасында 60 кг, 65 кг һәм 65 кг дан югары. 
Татарча көрәш элеккеге еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Сабан туеның батырлары булып үзебезнең районда эшләп төрле ярышларда катнашып район данын яклаган көрәшчеләр генә кала ала. Шуңа күрә, кайтып көрәшүчеләр 2-3нче урын өчен генә көрәшә алалар, 1нче урын өчен дәгъва кыла алмыйлар. 
Олылар арасында 65 кг, 75 кг, 85 кг һәм аннан югары булган категориядәге көрәшчеләр катнашачак. Яшьләр һәм олылар арасында абсолют батырларга кыйммәтле приз һәм Сабан туеның иң зур бүләге – тәкә биреләчәк. 

АТ ЧАБЫШЫ 
Регистрация – 7.00 – 9.00 сәгатьләрдә. 
Башлана 11.00 сәгатьтә. 
1. Нәселле атлар чабышы. 
2. Эш атлары чабышы. 
3. Понилар чабышы. 
Финал чабышлары: 
1. Нәселле атлар чабышы. 
2. Эш атлары чабышы. 
13.30-14.00 – бүләкләү. 
ЛОТЕРЕЯ УЕНЫ 
Бию мәйданында лотерея уйнатыла: 
Башлана 11.00 сәгатьтә. 

1000 билет сатылачак, 10 билетның берсе отышлы. 
Билет бәясе – 100 сум. 
Билетларны үзәк китапханәдән, авыл китапханәләре мөдирләреннән сатып алу мөмкин. Нәтиҗәләр шулай ук «Йолдыз» газетасы һәм район сайтына куелачак. 

СӘНГАТЬ 
ОСТАЛАРЫ 
КОНЦЕРТЫ 
Эстрада мәйданы – 9.00 – 16.00 сәгатькә кадәр. 
Авыл мәдәният йортлары каршында оештырылган үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Чыгыш ясау өчен һәр коллективка 30 минут вакыт бирелә. 
Махсус оештырылган комиссия нәтиҗәләр чыгарачак, урыннар бирелә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. 

ХАЛЫК 
УЕННАРЫ 

Үзәк мәйдан – 11.00-16.00 сәгатькә кадәр 
Чүлмәк вату, колгага менү, капчык сугыш, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, кыршау әйләндерү, катыктан акча эзләү, таякка җеп чорнау, авыш колгага менү. 

БАЛАЛАР 
УЕННАРЫ 
Балалар мәйданчыгы – 9.00-14.00 сәгатькә кадәр. 
Капчык сугышы, йомырка ташу, таяк тарту, күз бәйләп бүләк кисү, җеп җыю, капчык киеп йөгерү, скакалка белән сикерү һ.б. 

Сабан туе көнендә ДНД 
Үзәк көрәш мәйданы: 9 ДНД члены – Апас муниципаль район Советыннан 2, редакциядән 1, Апас мәктәбеннән 6 кеше. 
Сәнгать осталары мәйданы: 8 ДНД члены – мәдәният бүлегеннән 6, пенсия фондыннан 2 кеше. 
Халык уеннары мәйданы: 8 ДНД члены – Аграр көллияттән 4, РУЭСтан 2 кеше, боз сарае – 2. 
Ат чабышы: 8 ДНД члены – авыл хуҗалыгы идарәсеннән 4, ветлечебницадан 4 кеше. 
Балалар мәйданчыгы: 10 ДНД члены – мәгариф бүлегеннән 4, Апас мәктәбеннән 4, үзәк хастаханәдән 2 кеше. 
Спорт уеннары мәйданчыгы: 8 ДНД члены – яшьләр эше һәм спорт мәктәбеннән 8 кеше. 
Кәмит: 6 ДНД члены – Апас МПП ЖКХдан 4, район газ хезмәтеннән 2 кеше. 
Сәүдә рәтләре: 5 ДНД члены – РТ Казначылыктан 2, укыту комбинатыннан 3.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев