Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас теплицасында эшнең кызган чагы

Лилия Зәйнуллина теплица булдырып, моннан 10 ел элек эшен башлап җибәргән иде. Шушы еллар эчендә зур тәҗрибә туплап, бүген инде аның зур коллективы, үрнәк итеп сөйләрлек эше бар. Елдан-ел яңалыклар арта, теплицаның эше киңәя, даны еракларга тарала бара. 

–Коллективта 33 кеше эшли. Аларны автобус белән йөртү оештырылган. Иртәнге сигездән кичке бишенче яртыга кадәр эш бара. Ләлә чәчәкләрен җыю чорында икешәр смена да эшләргә туры килде, – ди җитәкче. 
Теплицада һәркемнең үз вазифасы. Кемдер чәчәк орлыклары чәчә, кемдер күчереп утырта, кемдер үсентеләргә су сибә, кыяр, помидор җыя... Кайсы якка гына карасаң да, эш кайный, туктап торырга вакытлары юк. Шунысына да игътибар итәсең, орлыклар махсус машина ярдәмендә чәчелә. Тишелдерү өчен җылылык, дым һәм яктылыкны тиешле таләпләргә китереп көйләп, махсус урын да булдырганнар. Ләлә чәчәкләрен җыю өчен исә машиналар кайткан. Алар чәчәкне кисә, тигезли, саный һәм төргәкли. Заманча алымнар кул хезмәтен киметә. 
–Быел теплицада уңыш-җыю өчен 25 мең төп кыяр, 13 мең төп помидор, 1,5 миллион төп чәчәк утыртылды, 3 миллион төп ләлә чәчәге җыеп алдык. Башкаланы яшелләндерү максаты белән 20 мең данә савытка чәчәкләр утыртып үстердек. Бүген инде алар шау чәчәктә. Шуның өстенә күп төрле үсентеләребез бар. Помидор уңышын 1 апрельдә, кыярны 10 апрельдә җыя башладык. Көнгә 2,5 тонна кыяр, 1,5 тонна помидор җыябыз. Шулай ук җиләк, кәбестә, кавын, карбыз, борыч, баклажан үсентеләре һәр елдагыча күпләп үсә, – ди Лилия Зәйнуллина. 
Теплицага килеп кергән кеше иң элек чәчәкләргә игътибар итми кала алмый. Нинди генә төсләре, төрләре юк аларның. Тынышлары һәм әлегә без танып бетермәгән төрләре дә “мине ал“ дип сузылалар сыман. 
–Чәчәкләрнең төрләрен арттырдык. Алар орлыктан чәчеп түгел, ә Голландиядән үсентеләре кайтартылып утыртылды. Фуксия (тамчы гөл), бегония, остеоспермум, яраннар, гортензия гөлләре бар. Алар өйдә дә, бакчада да үсә. Бары тик күңелеңне биреп тәрбияләргә генә кирәк, – диде җитәкче. 
 

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев