Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас туган якны өйрәнү музеенда истәлекле кичә узды

Апас туган якны өйрәнү музеенда "Якташларыбыз белән горурланабыз" дип исемләнгән кичә Иван Иванович Золинның туган көненә багышланган иде.

1905 нче елның 21 апрелендә Биеш авылында туып-үскән якташыбыз - контр-адмирал, күренекле хәрби журналист (Бөек Ватан сугышында "Правда" газетасының хәрби хәбәрчесе, ун ай буе Михаил Калининның катнашында барган Нюрнберг процессын матбугатта яктыртучы), озак еллар "Советский Флот" газетасының баш редакторы булып эшләгән. Кичәдә Биеш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Алар арасында Иван Ивановичның ерак туганнары да бар иде. Алар горурлык хисе белән аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Музей хезмәткәрләре тарафыннан балаларга тормышы, хезмәт юлы турында кызыклы мәгълүмат җиткерелде, соңыннан Апасның үзәгендә урнашкан И.И. Золинның бюстына чәчәкләр кую тантанасы оештырылды. Истәлеккә фотоларга төшелде. 
Әлеге чарага карата Апас туган якны өйрәнү музее фондында сакланган И.И. Золин турында фотоматериаллар, газета статьялары, кызыклы китап һәм язмалардан торган бай эчтәлекле күргәзмә кичәне тагын да тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев