Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас урамнарын матур күперләр бизи

Бүгенге көндә барлык авыл җирлекләрендә дә төзелеш, төзекләндерү эшләре бара.

(2 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Үзара салым акчасы, аңа өстәп биргән дәүләт ярдәме белән урам юллары һәм күперләр төзекләндерелде, чишмә-коелар яңартылды, зиратлар, һәйкәлләр тәртипкә китерелде.

Апас җирлегендә 5 меңнән артык кеше яши. 2020 елга референдум нәтиҗәләре буенча һәр кешедән 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыю каралган иде.
“Җирлек буенча быел 1 миллион 560 сум акча җыелырга тиеш. Республика исә 1 сумга 4 сум өстәп бирә. Бүгенге көндә 667мең 500 сум гына җыелды әле. Ул тагын 4 кә тапкырланып кире кайтты. Халык белән сөйләшеп, киңәшеп әлеге үзара салым акчасына Иске Әнәле авылында су скважинасы бораулау, зират өстендәге таш юлны дәвам итү, Төзүчеләр, Совет, Юбилей урамнарында су юлларын яңарту эшләрен башкару каралган. Аларның проектлары төзелеп аукционга куелды”, - ди Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.

Шушы көннәрдә генә Апас эчендә бик күп эшләр башкарыла. Фәнис Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, болар барысы да 2019 ел акчасы буенча эшләнә. Ленин һәм Октябрьский урамнары киселешендә, Тынычлык урамында, бик матур, уңайлы күперләр куелды.

“Урман сулары тулып агучы ермак Табар елгасына коя. Яз көне урман сулары акканда, каты яңгырлар яуган вакытта су торбаларга сыймыйча якындагы йортларга зыян сала иде. Шуны искә алып 2019 елда үзара салым акчасын шушы эшкә кертергә булдык. Өч күпергә 1 миллион 226 мең 312 сум 51 тиен акча сарыф ителә. ООО “Чиста район” оешмасы аукционда отып чыкты һәм эшкә дә кереште”, - дип таныштырды Фәнис Шәрәфетдинов.
ООО “Чиста район” егетләре бик матур итеп, пөхтәләп өч күперне дә эшләп бетерде.

“Иң башта ермакны башлангыч урыныннан ук киңәйтеп, чистартып чыктык. Аннан күперләргә керештек. Күпер киңәйтелде, бетон салынды, ике ягына таш салынды. Шулай ук матур, бизәкле култыксалар куелды. Күпер аша җәяүлеләр дә, машиналар да йөри алачак. Әйләнечтән юл булса да, турыдан йөрү һәрбер кешегә уңайлы”, - ди оешма җитәкчесе Радик Гәрәев.

Тынычлык урамында яшәүче Фирдәвес апа Хөсәинова ермакның киң итеп чистартылуына һәм күпер булуга бик шатланды.
“Су агар өчен бик кечкенә торбалар куелган иде. Яз көне безне су басып азапландык. Мәсьәләне хәл итү өчен район башлыгына мөрәҗәгать белән бардым. Җитәкчеләр карап китеп эшкә дә алынды. Инде менә үзара салым акчасына эшләп тә куйдылар. Күперләр бик уңайлы, шул ук вакытта матур булып урамнарга ямь биреп тора. Һәрбер кеше бердәм булып үзара салым акчасын тапшырып барсын иде, дәүләт ярдәм иткәндә Апасыбызны уңайлы, матур итик дип әйтәсем килә”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев