Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас урта мәктәбе укучылары “Яшел тирәлек” акциясенә кушылды

Алар Апасның “Яр буе”, “Әнәле” чишмәсе һәм “Фарук” чишмәсе буена агачлар утырттылар.

(18 нче сентябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).



Апасның “Яр буе”нда Гүзәлия Зыятдинова җитәкчелегендәге мәктәп коллективы агачлар утырту эшенә керештеләр. Биредә 30 төп чыршы үсентесе утыртылды. Утыртылган агачларга район башлыгы гранты буенча дигән язулар эленде.
“Узган уку елында район башлыгы Равил Хисаметдинов грантлар буенча бәйге игълан итте. Мин Регина Гыйбадуллина классташым Энҗе Әхмәтҗанова белән бергәләп әлеге бәйгедә катнаштык һәм җиңеп чыктык. Грант акчасына чыршы һәм юкә агачы үсентеләре алдык. Безнең проектны хуплап барлык мәктәп укучылары, укытучылар һәм җитәкчеләр дә кушылды”, - диде Регина Гыйбадуллина.
“Яшел тирәлек” акциясенә “Стрелок” яшь натуралистлар отряды да кушылды.
Алар “Әнәле” һәм “Фарук” чишмәсе янына агачлар утырттылар.
“Без әлеге акциягә бик теләп кушылдык. Апасыбыз тагын да матур булсын. Без утырткан агачлар чишмә буйларын бизәсен”, - диләр алар.
#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев