Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас үзәк хастаханәсендә кискен авырулар гына кабул ителә

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин хәбәр иткәнчә, хастаханәдә табиблар, шәфкать туташлары гадәти режимда эшли.

(31 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Хастаханәнең ишекләре ачык. Хастаханәгә килүчеләр саны күп түгел. Табиблар кискен авырту очракларында гына авыруларны кабул итәләр. Медицина тикшеренүе, диспансеризация үткәрүләр вакытлыча туктатылган. Баш табиб шулай дип белдерде.
“Кеше авырту тоя икән, табибларга, шәфкать туташларына телефон аша элемтәгә чыксын, киңәшләр алсын. Тән температурасы күтәрелгән очракта да куркып калмасыннар. Һәр очрак та коронавирус дигән сүз түгел. Әгәр чит илдән кайтучы белән аралашмагансыз икән, авыру җиңел узачак. Температура күтәрелгән очракта, өйгә табиб чакырыгыз. 65 яшьтән өлкән райондашларга өйдән чыгып йөрмәскә киңәш итәбез. Үзегезне саклагыз, төшенкелеккә бирелмәгез“, – ди Алмаз Алиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев