Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаска гына килеп тә хәл итеп була

2015 елдан район халкына хезмәт күрсәтә башлаган күпфункцияле үзәккә (МФЦ) көн саен 25-30 кеше килә. Биредә аларга документлар әйләнеше белән бәйле 150 төрле, шул исәптән, электрон хезмәт күрсәтелә.

Безнең 4 кенә кешелек коллективта эшләүчеләрнең уртача яше утыздан да артмый,-ди аның җитәкчесе Алсу Хайбина. -Барыбыз да махсус урта һәм югары белемле. Белгечләр Ландыш Гыймадиева, Айгөл Шагаева һәм Рания Хәсәнова һәркемне елмаеп каршы ала, кирәкле документларын эшләп бирә.

Документлар әзер булгач, СМС аша кешеләрне аларны килеп алырга чакыралар. Һәр атнаның чәршәмбесендә алар халыкны Каратун авыл җирлегендә урнашкан өстәмә эш урынында да кабул итәләр.

Үзәк эшендә гамәлдә булганнарына Үзәктә тагын берничә яңалык та өстәлде.

-Әйтик, кемдер югалткан документларны хәзер бирегә китереп тапшырырга мөмкин. Россиякүләм “Үлемсез полк“ акциясендә катнашучылар үзләренең фронтовик әтиләре, дәү әтиләренең гаилә архивында сакланган фотоларын да бирегә тапшыра ала. Казан белгечләре аларны А-4 форматында бик яхшы сыйфатлы итеп яңартып бирә һәм бу эш түләүсез башкарыла.  Паспорт алу, права алыштыру, пропискага керү яки чыгу, үз эшеңне ачу, салымнар түләү, архив, ЗАГС документларын ясату, транспорт чарасын теркәү, эчке эшләр министрлыгыннан төрле белешмәләр алу кебек бик күп, элек зур чыгымнар һәм вакыт таләп иткән эшләрне хәзер Казан, Яшел Үзән, Буага бармыйча Апаска гына килеп тә хәл итеп була,-ди Алсу Хайбина.

Татарстан Министрлар Кабинетында узган соңгы брифингта республика МФЦ җитәкчесе Ленара Мозаффарова Апас Үзәге эшен бик югары бәяләде.

-Миңа машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәк булды. Апаска килеп документларымны гына калдырдым, бик тиз эшләп, чакыртып алып кулыма тапшырдылар,-ди Каратуннан Рамил Вәлиев.

-Чит ил паспортын мин монда гына кереп алдым,-ди Апастан Луиза Сафина.-Ә элек бу документны алу, вакытын озынайту өчен район кешесенә Буа юлын әллә ничә тапкыр урарга туры килә иде бит...

 

Апас күпфункцияле үзәк белгечләрнең бик тырыш, ягымлы булуына апаслылар бик югары бәя куя.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X