Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслылар башка районнар тәҗрибәсен өйрәнә

Районда уңай тәҗрибәләрне тормышка ашыру нияте белән район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов Кукмара һәм Лаеш районнарында булып кайтты.

(26 май, "Апастово-информ").


Кукмара районында Вахитов исемендәге хуҗалыкта 1200 мал сыешлы мега-ферма һәм 600 терлеккә исәпләнгән саву цехы белән таныштылар. Әлеге хуҗалык республикада фермаларны нәселле терлекләр белән тәэмин итүче иң зур предприятияләрнең берсе булып тора.

Шулай ук Лаеш районында урнашкан иң эре кошчылык фабрикасы — «Yaratelle»нең эшчәнлеге белән дә таныштылар. Монда тәүлек саен 2,3 миллионнан артык йомырка җитештерелә. Кошчылык фермасында барлык җитештерү цикллары да бар - тәүлеклек чебиләрдән башлап, аларны үстерү һәм җитештерү-логистика комплекслары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев