Апаслылар гуманитар ярдәм илтү өчен юлга кузгалды
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Апас делегациясе махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтү өчен юлга кузгалды.
(2 июль, “Апастово-информ”).
“Чираттагы гуманитар ярдәмне илтергә җыенабыз. Рубежное халкы соравы буенча төзелеш материаллары, көнкүреш товарлары илтәбез. Үзебезнең хезмәт итүче егетләргә дә ярдәм алып барабыз. Барлык район халкына, оешмаларга, мәктәпләргә, мәчетләргә, авыл җирлекләренә, халыкка бердәм катнашканнары өчен бик зур рәхмәт. Егетләр белән күрешеп, әйберләрне тапшырып, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын”, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Гуманитар ярдәм җыю эшенә “Апастово-информ”, “Апас хәбәрләре” коллективлары да кушылды. Коллектив акчалата ярдәм итте. Шулай ук Дәүләки мәктәбе һәм балалар бакчасы, Дәвеш авыл җирлеге, Кабыккүпер авылы халкы, Апастан Рәшит-Гөлфирә Галләмовлар гаиләсе, Рафаэль-Гөлнур Насыйбуллиннар гаиләсе, Каратуннан Илдүс-Гөлира Кадыйровлар гаиләсе, иминият компанияләре, Чүрибураш авылы халкы, социаль яклау идарәсе, “Апас” агросервисы, Чүрибураш балалар бакчасы һәм тагын бик күпләр кирәк-яраклар, азык-төлекләр белән, акчалата да өлеш кертте. Уртак көч, бердәмлек белән егетләргә ярдәм җыелды һәм юлга кузгалды.
Ерак юлга чыккан ир-егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев