Апаслылар гуманитар ярдәм җыюга өлеш кертә
“Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәмне җыюда катнаша.
(11 октябрь, “Апастово-информ”).
Дәвештә яшәүче Роза һәм Гөлнур Нургалиевалар махсус хәрби операциядәге егетләргә кәрәзле телефон тапшырды. Аларның ярдәме дә егетләр өчен бик кирәкле.
Хөрмәтле райондашлар! Ир-егетләребез бездән читтә, андагы тормыш шартларына гаиләсен, балаларын, әти-әнисен, туган ягын сагыну хисе дә өстәләдер. Без алар күңелен, батыр егетләребез кичергәннәрне тулысынча аңлап та бетерә алмыйбыз. Ләкин без алар белән йөрәк, күңел җылыбызны бүлешә, игътибар белдертә, хәлдән килгәнчә ярдәм итә алабыз. Ил иминлеге сагында торучы якташларыбыз өчен кирәкле әйберләрне җыюда барыбыз да үз өлешен керсә, ул җиңү өчен дә керткән көчебез булыр иде.
Кирәкле әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев