Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслылар гуманитар ярдәмгә үз өлешен кертте

Район җитәкчелеге гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтле.

(5 июль, “Апастово-информ”).

Әлеге изге эшкә “Апастово-информ”, “Апас хәбәрләре” коллективлары да кушылды. Коллектив акчалата ярдәм итте.
Шулай ук Дәүләки мәктәбе һәм балалар бакчасы, Дәвеш авыл җирлеге, Кабыккүпер авылы халкы, Апастан Рәшит-Гөлфирә Галләмовлар, Рафаэль-Гөлнур Насыйбуллиннар, Каратуннан Илдүс-Гөлира Кадыйровлар, “Госстрах”, “Ак Барс-мед” иминият компанияләре, Чүрибураш авылы халкы, социаль яклау идарәсе, “Апас” агросервисы, Чүрибураш балалар бакчасы, Караборнаш клубы һәм тагын бик күпләр кирәк-яраклар, азык-төлекләр белән, акчалата да өлеш кертте.
Кече Бакырчы халкы окоп шәмнәре, газ баллоннары, кирәк-яраклар җыелмасы алып килде.

Уртак көч, бердәмлек белән егетләргә ярдәм җыелды һәм район делегациясе аларны илтеп тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев