Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслылар Казан Сабан туен гөрләтте

23 нче июнь көнне Казан шәһәренең Аккош күлендә Сабан туе узды.

Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация катнашты һәм мәркәзебез кунакларына күңелле ял оештырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендәге делегация район башлыгы белән очрашып, зур әзерлек белән килеп, Сабан туе кунакларына күңелле ял оештыруны югары бәяләде һәм рәхмәтен ирештерде.

Сабантуйга килгән халык милләтләр дуслыгын чагылдырган урыс, чуваш, татар йортлары аша узып, аларның җыр-биюләре белән хозурланды.

Апаслылар кала кунакларын тирәсе читән белән әйләндереп алынган, ишегалдында сиртмәле коесы, умарта оялары, җил тирмәне булган чып-чын татар өе белән каршы алды. Өйнең эчендә  ап-ак мич тә, гомумән, борынгы татар кешесенең яшәү рәвешен чагылдырган әйберләр урын алган. Апас һәм Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән гармунчылар, Рәмис Ногманов җитәкчелегендәге тальянчылар Сабантуйга килүче бар халыкны җыр-биюләре белән каршы алды. Халык чиккән сөлгеләрне, бизәкле чиләк-көянтәләрне тотып фотога төште, кушылып җырлады, биеде, яратып алкышлады, үзләре дә кушылып җырладылар. Иртәдән кичкә кадәр кабат-кабат әйләнеп килеп апаслыларга кушылып биючеләр дә булды.

– Мин Казан шәһәрендә яшим, чыгышым белән Коштавылыннан. Бала вакытта Бибинур әбиемә кунакка кайта идем. Анда минем туганым Сәйфулла һәм тормыш иптәше Әлфия яши. Бүген менә Апас дигән сүзне күргәч шатланып килдем. Күңелем тулды, туганнарымны күргән кебек булдым. Ул җырлары үзәккә үтәрлек, гармун, тальян моңнары тагын яшьлеккә алып кайттылар. Коштавылы халкына сәлам җиткерегез, -диде Таһирә апа Әмирова. Гомумән, бәйрәм бик күңелле булды, апаслылар Казанны гөрләтеп кайтты.

Гүзәл Хилавиева

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев