Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслылар сенаж салу эшенә кереште

Районда бүген терлек азыгы әзерләү кызу темпларда бара. Авыл хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап сыйфатлы азык әзерләү өчен бар тырышлыкларын куялар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе кырларда булып, эш барышы белән танышып бара.

Бүген иртәдән Карамасар авылында сенаж базы янәшәсендә берләшмә җитәкчеләре, зоотехниклар, белгечләр белән очрашып киңәшмә үткәрде. Һәрбер хуҗалыкка аерым тукталып, эш барышы, килеп туган мөһим мәсьәләләрне уңай хәл итү юлларын карады. Район башлыгы шулай ук һава шартлары яхшы торган вакытта, тиз арада сыйфатлы терлек азыгы әзерләп калу бурычын куйды. 
– Һәрберегездә дә эш ике сменада оештырылып, терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелергә тиеш. Азык запасы мул булганда гына кышлату чорына тыныч күңел белән керә алабыз, - дип кисәтте район башлыгы. 
Карамасар авылы фермасында сенаж салу эше бара. Биредә ике машина ташый, ике трактор таптата. – Берләшмәдә эш ике сменада оештырылды. Барлыгы 2 мең 600гектарда күпьеллык үлән җыеп аласыбыз бар. Тәүлеккә 500 тонна сенаж салабыз. Әлеге 1500 тонналы базны өч көндә ябарга дип планлаштырдык. Механизаторларыбыз күтәренке кәеф белән булсынга дип тырышып эшлиләр, - ди яшь җитәкче Дамир Сафин. Бүлекчә механизаторы Рәшит Хәлилов армия сафларында хезмәтен үтәп кайтканнан бирле туган ягы кырларын иңли. Ел әйләнәсе тимер атларын алыштырып, өстәлебездә икмәк булсын дип хезмәт итә ул. – Кыш көне “Беларус”та, аннан чәчүгә чыгабыз, печәннән соң урып-җыю эше башлана. Исән кешегә эше дә, ашы да була. Быел менә печәне дә әйбәт, күпереп торган ямь яшел кырларны иңләү үзе күңелле, - ди ул. Рамил абый Әхмәтвәлиев КамАЗ машинасында 45нче сезонын башлап җибәргән. – Бүген беренче сменага килдем. Иртәнге алтыдан, кичке алтыга кадәр эшлибез. Үлән дә, дымлылыгы да бик әйбәт. Булсынга дип, сөенә-сөенә эшлибез. Яныбызда көч һәм киңәш биреп торучы җитәкче-белгечләр бар. Техникаларыбыз да сынатмас дип уйлыйбыз, - ди Рамил абый. 
– Бүгенгесе көндә сенаж салу, печән җыю эше башланды. Район буенча 16 мең гектарда башкарылырга тиеш. Район башлыгы җитәкчеләрне җыеп мөмкин кадәр тизрәк булган үләнне сенажга салу бурычын куйды. Әгәр без 1нче июльгә шушы эшләрне тәмамлый алсак, терлек азыгының сыйфаты да, киләчәккә эшләргә дә мөмкинчелек булачак. Чөнки, урып-җыю эшләре килеп җитә. Иртәрәк чапкан җирдә икенче кат үлән дә тизрәк өлгерә. Бер базны 2-3 көндә тутыра алабыз икән, терлек азыгының сыйфаты да яхшы булачак, эш тә вакытында үтәләчәк, -диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. Хәерле сәгатьтә авыл хезмәтчәннәре! Хезмәтнең уңышларын да күрергә язсын! 
Гүзәл Хилавиева 
Айрат Аминов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев