Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслылар «Закон территориясе»республика бәйгесендә уңыш яулады

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

(7 февраль, “Апастово-информ”).

  Бәйге ел саен законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту, гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү, республикада җәмәгать тәртибен саклауга зур өлеш кертүче муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятие-оешма, уку йортлары, мәдәният һәм спорт үзәкләре, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренең уңай тәҗрибәсен җәелдерү максатыннан уздырыла. Проект 2007 елдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән Татарстан Министрлар Кабинеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
  Җиңүчеләр җинаятьчелек һәм хокук тәртибе дәрәҗәсенә, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүдә катнашуга, хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм җәмәгать тәртибен саклауга юнәлтелгән эш нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.
  Бәйге җиңүчеләре арасында апаслылар да бар. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина «Балигъ булмаганнарга җәмәгать тәрбиясе бирүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә 3 урынны яулаган. “Яшьлек” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгеч Ләйсән Макарова “Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, яшьләрдә һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә хөрмәт тәрбияләүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә лауреат исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев