Апаслыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
25 июньдә Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
(23 июнь, “Апастово-информ”).
Чара «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. Санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә консультация читтән торып биреләчәк.
Районда 8.00-9.30 сәгатькә кадәр Пенсия фонды белгече Гөлназ Зиннәтуллина, 9.30-11.00 сәгатьтә суд приставы Ильнур Шакуров, 11.00-12.30 сәгатькә кадәр Тәтеш нотариаль округы нотариусы Марат Хаметшин, 12.30-14.00 сәгатьләрдә “Техник инвентаризация бюросы” АҖнең Апас бүлекчәсенең җир төзелеше инженеры Батыр Исламов (84376)2-23-18 телефоны аша апаслыларның сорауларына җавап бирәчәк (18+).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев