Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслыларга пенсияләрен арттырырга вәгъдә биреп шалтыратканнар

Районның социаль фонд бүлеге халыкны телефон аша алдау очракларының артуы турында кисәтә.

(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).

 

  Хәбәр ителгәнчә, мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.

  -Райондашларга социаль фондтан шалтыратып, кабул итүгә язылу, пособиеләр, компенсацияләр билгеләү һәм пенсияләргә өстәмә түләү китерүгә кагылышлы тәкъдимнәр белән шәхси мәгълүматларын белергә тырышучылар ешайган. Ышанычлырак булсын өчен, билгесез кешеләр исем-фамилияләре, аталарының исеме белән мөрәҗәгать итәләр һәм аларның төгәл адресларын әйтәләр. Бүгенге көндә алдау өчен иң киң таралган тема - стажның яңа ачыкланган чорлары буенча пенсияләрне арттыру, сугыш чоры балаларына май ае түләүләре һәм Ана капиталын акчага әйләндерү. Мисал өчен, өлкән яшьтәге апага пенсия арттыру өчен хезмәт стажы җитәрлек булмавын белдереп, өстәмә мәгълүматлар сорап хәбәргә чыгалар. Мәгълүматларны раслау өчен, социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә, аннары SMS-хәбәр буенча килгән кодны сорыйлар. Апаның уяулыгы аркасында гына, ул хәләл акчаларын югалтмый. Күпчелек очракта райондашлар уяу була, хәйләләргә бирешми, социаль фондка, полициягә яки социаль яклау органнарына шалтыраталар. Ләкин тозакка эләгүчеләр, ышанып куючылар да бар. Исегезгә төшерәбез, социаль фонд хезмәткәрләре телефон аша яки СМС-хәбәрләрдә шәхси мәгълүматлар, парольләр һәм кодлар сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез. Мондый очракта сөйләшүләрне туктатыгыз яки таныш номерларны алмагыз, - ди районның социаль фонд бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев