Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апасның мәдәният хезмәткәрләре чираттагы киңәшмәгә җыелды

Морзалар авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды

 Биредә апрель аенда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалып, май аена бурычлар билгеләнде. Чисталык өмәләре уздыру, тирә-юньгә чәчәкләр утырту, читтә яшәүче якташларны барлап, аларны туган якка тарту, якташлар катнашында чаралар, гаилә бәйрәмнәре уздыру максаты куелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев барлык эшләргә дә җитди карап, үз өлешләрен кертергә, Бөек Җиңү бәйрәмен оешкан төстә уздырып җибәрергә чакырды. 
Киңәшмәдә Каратун авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз эшчәнлекләренә хисап ясады. Мәдәният йортын заманча аппаратура белән тәэмин итүдә булышкан район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр. 
Киңәшмә тантаналы төстә тәмамланды. Күркәм юбилеен билгеләп узган Олы Болгаер клубы мөдире Миңнегөл Галиева бүләкләнде, хөрмәтләнде. Шулай ук җыр-моңнар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев