Апасның “Кояшкай” балалар бакчасы заманча төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты
100 еллык тарихы булган ”Кояшкай” балалар бакчасы бинасы зур үзгәреш кичереп, Республика бәйрәме көнендә балалар хозурына тапшырылды.
(29 август, “Апастово-информ”).
Балалар бакчасында нәни балалар өчен яңа уңайлыклар тудырылган. Бина тулысы белән үзгәреш кичергән, яңартылган. Түбәсе тулысы белән алыштырылган, диварлары тышланган, бүлмәләр якты төсләргә буялган. Азык әзерләү блогы бөтенләй башка урында, замана таләпләренә туры китерелеп ясалган. Алдагыдан аермалы буларак, бию залы һәм спорт залы да булдырылган. Әти-әниләрне борчыган мәсьәлә дә хәл ителгән. Балалар бакчасы янында машиналар кую урыны ясалган.
Матур, заманча бакча тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Берсеннән-берсе матур киенгән балалар тудырылган уңайлыклар өчен Татарстан Республикасы Рәисенә һәм район башлыгына рәхмәт сүзләрен кат-кат җиткерде.
Шунысы да кызыклы – район башлыгы Айрат Җиһаншин үзе дә “Кояшкай” балалар бакчасына йөргән һәм бүгенгә кадәр күңелендә җылы тәэсирләр саклаган. Хәтта балалар бакчасыннан аерылуны кыен кичерүен дә хәтерли.
“Балалар бакчасы ул – иң якты урыннарның берсе. Балалар саны күбрәк булган саен, районның, Илебезнең, республиканың киләчәге бар. Балалар бакчасына йөри башлаган чаклар хәтердә. Бирегә килергә омтыла идек. Һәрбер мизгел истә. Балалар бакчасы гел тулы булсын. Нәниләр күңелендә бакчага йөргән, ремонттан соң бакчаның ишекләрен ачкан вакытлар якты истәлек булып калсын”, - диде Айрат Җиһаншин.
Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев балаларга карап, аларның өметле киләчәген билгеләп үтте.
“Апаста берсеннән-берсе матур биналар ачылуга шатланам. Балалар үсеп килә. Бу инде безнең районыбыз да, авыллар да яши дигән сүз. Бу балалар бәхетле. Әти-әниләр дә балаларын ышанычлы, белемле кулларга китереп тапшыра. Балалар бакчада киләчәккә юл салалар. Бина бик матур, үзенә тартып тора. Бакча озын гомерле булсын, - диде Марат Нуриев.
150 бала яңа бина бусагасын атлап керә. Төзекләндерү эшләренең суммасы - 70 миллион сум. Хезмәтне “Заман” төзелеш оешмасы алып барган. Бу хакта бакча мөдире Алсу Хәйруллина белдерде.
Бакча ачылышына балалар матур чыгышлар әзерләгәннәр. Якты, иркен, заманча бүлмәләрдә, яңа җиһазлар, яңа уенчыклар каршы алуына сөенеп бетә алмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев