Апасның Үзәк ял паркында республика көне билгеләп үтелде
Бәйрәмдә “Гармун моңы - йөрәк җыры” районкүләм фестиваленә йомгак ясалды.
(30 август, “Апастово-информ”).
Бәйрәм гармунчылар парады белән башланып китте. Районыбызның иң-иң оста гармунчылары рәт-рәт төзелеп, үзәк ял паркына юнәлеш алды.
Парк мәйданында төрле акцияләр оештырылды. “Мин яратам сине, Татарстан!” акциясе кысаларында тасмалар таратылды.
Бәйрәмдә районыбызга гына хас булган һәм җиденче тапкыр үткәрелә торган “Гармун моңы - йөрәк җыры” районкүләм фестиваленә йомгак ясалды. Гала-концертта иң-иң оста гармунчылар, үзешчән сәнгать осталары районыбыз халкына, килгән кунакларга гармун-көйләрен, җыр-моңнарын бүләк итте.
Бәйрәм чарасы чыгышлар, бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Соңыннан бәйрәм дискотекасы оештырылды.
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов котлады. Шулай ук әлеге чарада район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм башка җитәкчеләр катнашты. Махсус кунак Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин килде.
Тулырак “Йолдыз” битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев