Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста 235 йортка янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма түләүсез куелачак

Районда янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма кую эше дәвам итә.

(7 декабрь, “Апастово-информ“).


5 декабрьдән башлап, социаль ярдәмгә мохтаж булган йортларга республика программасы нигезендә, янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланмалар түләүсез куела. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдиме һәм Республика Президенты ярдәме белән булдырылган әлеге акция 2016 елда башланып киткән иде. Ул җиденче тапкыр үтә.
–Акция нигезендә автоном җайланмалар күп балалы, мөмкинчелеге чикләнгән баласы булган гаиләләргә, 85 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче райондашларга, уңышсыз гаиләләргә, социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бушлай куела. Районга 235 йортка куярга 687 янгынны кисәтүче җайланма кайтты. Бу көннәрдә 86 йортка 258 җайланма куелды, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Әлеге эш 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев