Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста 26 апрельдән янгынга каршы махсус режим башлана

Бу чорда кипкән үләннәрне, чүп-чарны ягу тыела. Урманнарга барып учаклар ягу рөхсәт ителми.

(22 апрель, "Апастово-информ).


Янгынга каршы махсус режим 26 апрельдән 16 майга кадәр дәвам итәчәк.

Язгы-җәйге чорда янгыннарның артуы күзәтелә. Таләпләрне бозган өчен штрафлар каралган. Бу хакта янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте.

"Халыкка 2 меңнән 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә кадәр, эшмәкәрләргә, юридик затларга тагын да күбрәк штрафлар яный. Әгәр кагыйдәләр үтәлмәү нәтиҗәсендә янгын чыгып, кеше җәрәхәт алган яки аңа матди зыян килгән икән штраф 250 меңнән башлана. Янгында кеше гомере өзелсә, җинаять җаваплылыгы яный",- ди Илдар Вәлиев.

Табигать кочагында булырга яратучылар да учаклар ягудан азрак тыелып торсыннар иде. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан, урманнарда һәм ял итү урыннарында рейдлар уздыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев