Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста 33 литр спиртны канализациягә түккәннәр

Район кулланучылар хокукларын яклау, “Госалкоголь” инспекторы Гөлнара Абдрахманова хәбәр итә

Район сәүдә нокталарында алкогольле продукция белән сәүдә итү даими күзәтү астында тора,-ди ул. -Спиртлы эчемлекләр ЕГАИС системасы аша гына кулланучыларга барып җитәргә тиеш. Моңа тиешле рөхсәт-лицензия документларын даими тикшереп торабыз. Бүген район территориясендә 85 сәүдә ноктасының алкогольле эчемлекләр сатуга рөхсәте рәсмиләштерелгән һәм сатуда ЕГАИС системасы кулланыла. Һәр кибетнең “Кулланучылар почмагы” җиһазланышы, мәгълүматлар дөреслеге дә тикшерелә. 9 айда район территориясендә барлыгы 175 мең литр төрле алкогольле эчемлекләр сатылды. Монда сыра эчемлеге кермәгән. Кибетләрдә сатылган аракының 15700 литры Татарстан заводларында җитештерелгән. Районда теркәлеп яшәүчеләр санына бүлсәк, бу уртача бер кешегә 8,8 литр составында спирт булган алкогольле эчемлек туры килә дигән сүз. Бу узган елгы дәрәҗәдә, тик шулай да бу төр продукция сату күләме районда соңгы 3 елда тотрыклы рәвештә кимүгә бара. Район хокук сакчылары белән бергә ел башыннан 300 рейд-тикшерүләр барышында киң аңлату һәм кисәтү эшләре үткәрдек. Контрафакт, тиешле озату документлары булмаган 40 литр спиртлы эчемлек кулланыштан алынды. Шуның 33 литры контрафакт спирт. Тикшерү эшләре, суд карары нигезендә алар Казанда махсус экспертиза үтте һәм юк ителде.

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев