Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста авыл җирлеге хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, район башлыгы Айрат Җиһаншин авыл җирлеге хезмәткәрләре белән очрашты.

(22 декабрь, “Апастово-информ“).

“Авыл җирлегендә бөтен эшләр сездән башлана. Хезмәтегезнең җиңел түгел икәнлеген аңлыйбыз һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр мәсьәләне хәл иткәндә бергәләп эшләрбез. Бергәләп, бер йодрык булып яңа эшләр башларбыз, икътисадны үстерүгә, халыкка мөмкинлекләр булдыруга өлеш кертербез. 2022 ел барыбыз өчен дә уңайлы ел булсын, – диде район башлыгы.

Авыл җирлеге башлыклары, сәкатипләр, хисапчылар исеменә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Түгәрәк гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр, нәни баласы булган әниләр, лаеклы ялга китүчеләр бар да аерым-аерым билгеләп үтелде, район башлыгы кулыннан бүләкләр алды.

“Сез – безнең терәк. Нинди генә эш башласак та сезгә мөрәҗәгать итәбез. Халык белән дә аңлашып, барысын да җайлап торасыз. Алдагы көннәрдә дә бер-беребезне аңлап эшләсәк иде“, – диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Бәйрәм чарасын Кыш бабай, Кар кызы һәм мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев