Апаста балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Комиссия еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, бурычлар билгеләде.
(24 декабрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең председателе Гөлүсә Галләмова рәислегендә узган утырышта район прокуроры ярдәмчесе Гөлнар Ганиева, комиссия вәкилләре, җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Утырыш барышында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр каралды. Шулай ук кышкы каникуллар һәм Яңа ел бәйрәме ялларында балалар белән эшләү, аларның буш вакытларын файдалы уздыру мөһимлеге ассызыкланды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин һәм үзәк китапханә хезмәткәре Зарина Шәфигуллина үзләренең чыгышларында укучыларны төрле түгәрәк эшләренә, спортка җәлеп итү хакында мәгълүмат җиткерделәр. Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнар Ганиева балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең эшчәнлеген югары бәяләп, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең председателе Гөлүсә Галләмова йомгаклау сүзе белән чыгып, һәр баланың көнкүреше игътибар үзәгендә булырга тиешлеген искәртте.
Утырыш тантаналы шартларда, бүләкләүләр белән тәмамланды. Шулай ук район балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең яңа сәркатибе тәкъдим ителде. Хәзер ул вазифаны Энҗе Гыйльметдинова башкарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев