Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары хәтер яңарта

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ул илебез тарихына иң кайгылы вакыйгаларның берсе булып кереп калган һәм Хәтер көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсенең өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салаватуллина, авыл җирлеге башлыклары Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып, шомлы еллар хатирәләре белән уртаклаштылар, хәл-әхвәлләрен белештеләр һәм җитәкчелекнең ихтирамын җиткерделәр. 
Чүрибураш авылыннан Гаделҗан Гыйбадуллин яу кырын кичеп, 1947 елда гына туган авылына әйләнеп кайткан. Озак еллар колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкан. Тормыш иптәше Диләфрүз апа белән 63 ел парлы гомер кичерәләр. 
–1944 елда,18 яшем тулу белән сугышка киттем. Сугышчан юлым озын. Туфрак астында күмелеп үлемнән дә калдым. Тән һәм йөрәк яраларым бик тирән. Сабантуйда “Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен“ медаленә лаек булдым, – дип сөйли ветеран. 
Үтәмеш авылында яшәүче Хәйретдин Сәлаховның да еллар узган саен тән яралары ныграк сиздереп, сугыш елларын гел хәтерендә яңартып тора. 
–Сугыш башланганда миңа 16 яшь иде. 18 яшем тулу белән яу кырына киттем. Ике тапкыр тирән яраландым. Эзләре әле дә тирән саклана, бармакларым да йөрми. Балаларым кайгыртуын тоеп, тормыш иптәшем янәшәсендә, тыныч тормышның кадерен белеп яшим, – ди Хәйретдин абый. 
Олы Бакырчы авылының аксакалы Зәйни Низамовның да сугыш башланган көн куркыныч төш кебек хәтерендә яши. 
–Авыр хәбәрне радиодан әйттеләр. Бар кеше сүрелеп, күңелсезләнеп калды. 1943 елның 21 гыйнварында үзем дә яу кырына алындым. 1947 елда гына туган җиргә аяк басу бәхетенә ирештем, – ди Зәйни бабай. 
Бүгенге көндә ул ялгызы гомер кичерә. Балалары янына еш кайтып, булышып торалар. Шулай ук социаль хезмәткәрнең ярдәмен, кайгыртуын тоеп яши. 
Тәүгелде авылыннан Әгъләм Билалетдиновның да ерак үткәннәр күңеленнән китми, сәламәтлегендә нык чагыла. Тынычлыкның тәмен белеп яши, киләчәк буынның сугыш афәтен күрүен теләми ветеран. 
–Өлкәннәрнең кайсының гына капкасын каксак та, алар күңел көрлеге белән, җитеш тормышта яши. Ветераннар – безнең алтын хәзинәбез. Исән-сау булсыннар, озак яшәсеннәр, алар яшь буынга батырлык үрнәге булып тора, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев