Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста бозлавык сәбәпле транспорт һәлакәтләре теркәлгән

Ял көнендәге сәяхәтләр кайбер гаиләләргә күңелсезлекләр алып килде. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, юлларда бозлавык, идарәне югалту мөмкинлеге зур.

Чурибураш авылы янында “Лада Гранта” машинасы юл читенә төшеп каплана. Машинада 2 яшьлек бала да була. Бала һәм пассажир ханыт-кыз зыян күрми. Шофер тән җәрәхәтләре ала. Берничә минуттан юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә кабат һәлакәт хакында хәбәр керә. Зур һәм Кече Күккүз авыллары арасындагы юлда “УАЗ” машинасы юл читенә төшеп каплана. Гаиләнең Буага барышы була. Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк. 
Юлларда сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев