Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста быел тагын 35 гектарда яңа урманнар утыртыла

Районыбыз территориясендәге барлык урманнарда да 15 апрельдән янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде.

 Шуңа да төрле күңелсезлекләргә тарымас өчен урманнарга керүдән, алар янәшәсендә, урман эчләрендә учак ягудан тыелып тору хәерле булыр. Моңа чаклы урманнарыбызда зур янгыннар чыгуга юл куймадык, шулай дәвам итсен! 
Апас урманнары, юл кырыйлары, кыр чикләрендәге посадка-куаклыкларның гомуми мәйданы 7 мең гектарга якын. Шуларның 30 процентында тиз янучан ылыслы агачлар-нарат-чыршы үсә.Алар туган ягыбыз һавасы сафлый, табигатебезне матурлый. Районыбызда урман-куаклыклар мәйданы ел саен дистәләгән гектарга артып бара. Агач утырту акцияләрендә 1 меңгә якын кеше катнаша һәм бергәләшеп зур эшләр башкарыла. 
-Быел безнең хезмәткәрләр көче белән махсус техника ярдәмендә Апасның “Яр буе“ ял-спорт комплексыннан Каратуннан Апаска керү үренә кадәр Табарның сул як ярын эрозиядән саклау, ныгыту максатыннан яшь нарат урманы утыртылачак. Дәүләт заказы буенча шулай ук Дәвештә Зөя ярының Кыз, Каравыл тау битләрендә нарат, имәннәр утыртачакбыз, шулай итеп гомуми күрсәткеч быел тагын 35 гектарга артачак,-ди Буа урман хуҗалыгы җитәкчесе, Апас егете Илнар Гатауллин. 
Күп еллар Табар урманчылыгы баш урманчысы булып эшләгән Иван Иванов шул елларын сагынып бүген өендә генә утырмый әле: 
-Хәлемнән килгәндә, көчем булганда урманнан тиз генә аерылырга җыенмыйм әле мин,-ди ул. – Районда төзелешләр бик колачлы алып барыла-монда без-урманчылар өлеше дә бар. Минем бер улым да урманчы һөнәрен сайлады, укып кулына диплом алгач Себер тайгаларында бик җаваплы вазифага билгеләнде. Бер улыбыз-юл төзүче. Хатыным Людмила да гомерен һәм язмышын урман белән бәйләде, гаиләбез хезмәт династиясен лаеклы дәвам итүче балаларыбыз белән бик тә горурланабыз. Районда гомумән, урманнарга сак караш яшәп килә. Шулай булырга тиеш тә бит, урман ул саклаучы да, җылытучы һәм туендыручыбыз да-шунысын онытмыйк! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев