Апаста бәйрәм уңаеннан ветераннар хөрмәтләнде
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград чолганышы шаһитлары хөрмәтләнде.
Аларга район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр, Котлау открыткасы тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм авыл җирлеге башлыклары яннарында булып, хәлләрен белеште, котлаулар җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев