Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уза

Апаста эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Очрашу урынын үзгәртергә ярамый” легендарь фильмы геройлары Глеб Жеглов һәм Володя Шараповка багышланган скульптура композициясе ачылды. 


Бәйрәм чарасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, район эчке эшләр җитәкчесе, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин, ветераннар катнашты. Район башлыгы барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны чын күңелдән бәйрәм белән котлап, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин шулай ук барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлады, скульптура композициясен булдыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Районыбызның йөзек кашы булган, сынчы-рәссам Вячеслав Носовны Татарстан республикасының эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин имзасы белән Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм чарасын моңлы җырларын белән бизәделәр. 
Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев