Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста фидакарь хезмәт ияләре һәм үрнәк парлар хөрмәтләнде

Апасыбызның мөхтәрәм кешеләре хөрмәтләнде. Район мәдәният йортына авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш, фидакарь хезмәт куйган, төрле тармакларда эшләгән өлкән райондашларыбыз: терлекчеләр, механизаторлар, токарьлар, слесарьлар, эретеп-ябыштыру осталары, склад мөдирләре һәм 65, 60, 55, 50 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән, үрнәк тормыш юлы узган гаиләләр чакырылган иде.

Тантана район башлыгы тәкъдиме белән һәм Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Тантанага чакырылган һәркем район башлыгы Равил Хисаметдиновның Яңа ел котлауларын, теләк-тәкъдимнәрен кабул итте.
Фойеда кунаклар өчен чәй эчү, тәм-томнардан авыз итү мөмкинлеге бар иде. Әлеге хезмәтне эшмәкәрләр Лилия Зәйнуллина, Хәйдәр Булатов һәм Гөлүсә Нургалиева тәкъдим итте.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә “Ак карларга салынган эзләр“ дип исемләнгән кичә оештырылды. Биредә якташларыбыз танылган жырчылар матур җырларын тәкъдим итте. Шулай ук районыбызның мәдәният хезмәткәрләре дә матур чыгышлары белән сөендерде.
Үрнәк гаилә юлы узган парлар берәм-берәм сәхнә түренә чакырылып бүләкләнде. Алар район башлыгы кулыннан Рәхмәт хаты, ак шәл һәм түбәтәйләр алды.
Чара барышында райондашларыбыз исеменә бик күп матур сүзләр әйтелде, изге теләкләр юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев