Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста ифтар ашы узды

Районда ифтар ашлары дәвам итә. Районның үзәк ресторанында дин әһелләре, ураза тотучы апа-абыйлар күмәк табын артына җыелды. Биредә 230 райондашыбыз катнашты, Әлеге ашны Сания, Лилия, Илдүс һәм Илсур Зәйнуллиннар гаиләләре уздырды.

Ифтар ашына районның төрле җирлекләреннән ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар бик теләп җыелды. Алар өчен ресторанның ике катында да мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде. Өлкәннәр рәхәтләнеп сөйләште, аралашты, тәмле-тәмле сыйлардан авыз итте. Вәгазьләр, догалар, мөнәҗәтләр дә һәркемнең күңеленә хуш килде. 
Мәҗлестә район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. 
–Хөрмәтле өлкәннәребез! Матур итеп җыелгансыз. Сезне кунак итүче эшмәкәр Лилия Зәйнуллинага рәхмәт. Алар гаиләләре белән матур итеп эшлиләр, һәрчак изге эшләрнең үзәгендә торалар. Рәхәтләнеп сөйләшегез, аралашыгыз, рухи азык алыгыз. Ураза ае мөбарәк булсын! Ходай тоткан уразаларны кабул итсен! Бергә матур итеп эшләргә һәм яшәргә язсын. Районда, авылларда бик күп эшләр башкарыла. Әлбәттә, алар уртак тырышлык, бедәмлек нәтиҗәсе, - диде район башлыгы һәм балаларның җәйге ялы, алда торган Сабантуйлар, төзелеш эшләре белән дә таныштырып үтте. Шулай ук районда мәдрәсә булдыру өчен бина биреләчәген дә җиткерде. 
Өлкәннәр үз чиратларында районда үзләренә хөрмәт зур булуын, гел кайгырту тоеп яшәүләрен әйттеләр. 
–Ураза ае азагына якынлаша. Изгелекләр, игелекләр аенда безне шушы зур табын артына җыеп кунак итүчеләргә көтелмәгән шатлыклар, сөенечләр килсен! Нинди генә бәйрәм булса да, игътибар тоябыз. Мул заманада яшибез. Бөтен әйберебез бар. Безнең өчен иң кыйммәте– хөрмәт, ихтирам тою, бер-беребез белән аралашу. Рәхмәт җитәкчеләргә, иганәчеләргә, – диде Апастан Гәүһәрия апа Бәдретдинова. 
Лилия Зәйнуллина гаиләсе изге чараларны еш уздыра, игелек эшләүдән тәм таба белә. 
–Савап, яхшылык эшләү һәркемнең дә хәленнән килә. Әлеге гаилә үрнәген өлге итеп яшәүчеләр күбрәк булсын иде, – ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев