Апаста кабат алданучылар бар
Кырыкалдарлар кулына төшеп, соңыннан үкенүчеләр арта бара.
Ә тиз баерга теләгән билгесез затлар баш әйләндергеч хәйләләрнең нинди генә төрләрен уйлап чыгармый.
“Соңгы көннәрдә генә бер райондашыбыз 299 мең бурычка батып, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итте. Телефон аша гына акча алырга уйлаган ул. Онлай гариза тутырып, зур күләмдәге акчасын башка кешеләр кулына күчергән. Әлегә кадәр 1 миллион 165 мең сум бурычка “батучы” белән очрашкан идек”, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин.
Мошенниклар алдау өчен нинди генә ысулларны кулланмый, нинди генә яңа төрләрен уйлап чыгармый.
Кырыкалдарлар сезнең исем фамилиягезне, тору һәм эшләү урыныгызны да белеп сөйләшергә мөмкиннәр. Каушап калып, һәр сүзләренә ышынырга ашыкмагыз.
“Сез яисә сезнең исемнән зур суммада финанс операцияләр башкарылган дип сезне ышындырырга тырышырлар. Ышанмагыз! Бер вакытта да телефон аша шәхси мәгълүматларыгызны бирмәгез. Нинди генә очракны мисалга куеп сезне алдарга тырышсалар да, кат-кат тикшерегез. Полиция хезмәткәрләре бер вакытта да андый сораулар белән телефоннан мөрәҗәгать итмиләр. Сак булыгыз, кырыкалдарлар тозагына эләгеп хәләл акчаларыгыздан колак кага күрмәгез. Әгәр мошенниклылык очрагына эләгеп, алдангансыз икән, кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүегез сорала”, - диләр хокук сакчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев