Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Каз өмәләре авылларны иңли

Каз өмәләре һәр авылда узганнан соң, зоналарда оештырыла.

Быел зона турлары Олы Болгаер, Болынбалыкчы, Чирмешән, Сатмыш мәдәният йортларында үтә. Чираттагысы – Болынбалыкчы мәдәният йортында Иске Йомралы, Табар Черкене, Биеш, Болынбалыкчы, Каратун, Ишеево җирлеге мәдәният хезмәткәрләре көче белән оештырылды. Җырлы-моңлы, борынгы йолаларны чагылдырган, күмәк уеннарны үз эченә алган кичәне тамашачы җылы кабул итте. Өлкәннәр яшьлек елларын искә алды, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Каратун мәдәният йортында да Каз өмәсе үтте. Биредә гореф-гадәтләр яңарды, яшь буынга мирас итеп тапшырылды. Җырлы-биюле, уен-көлкеле кичәне тамашачы яратып карады. Авылларда Каз өмәләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев