Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Каз өмәсе гөрләде

Район мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән бу бәйрәм елдан-ел киңрәк колач ала.

Күркәм йола - каз өмәсе иң элек барлык мәдәният хезмәткәрләре катнашында дүрт авыл җирлегендә узды. 7 декабрь көнне исә район мәдәният йортында дәвам итте. 
Иң элек милли киемнән киенгән мәдәният хезмәткәрләре каз түшкәләрен көянтәләргә асып, Апас урамнарын гармун моңнарына күмеп, “Әнәле чишмәсенә” юл тоттылар. Казларны салкын, саф чишмә суында юганнан соң, халкыбызның гореф-гадәтләрен искә төшереп, төрле уеннар уйнап алдылар. Чишмә буе моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Һәркем тынычлык, муллык теләде. 
Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә ни генә юк иде. Халык рәхәтләнеп каз-үрдәк, сөт-каймак һәм башка азык-төлекне сатып алды, Каз боткасыннан авыз итеп, ихлас теләкләрен юллады. 
Тамашаның икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Мәдәният тарафыннан тәкъдим ителгән халкыбызның элекке йолаларын чагылдырган тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде. Халык рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев