Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста күчмә мобиль поликлиника эшли

”Сәламәтлек” һәм “Демография” милли проекты кысаларында, районда күчмә-мобиль поликлиника эшли. Бу - авыл җирендә яшәүче барлык халыкка медицина тикшерелүе үтәргә мөмкинлекләр булдыру максатында оештырылган проект.

(21 апрель, “Апастово-информ“).


Бүгенге көндә мобиль төркем Каратун җирлегендә – мәдәният йорты каршында эшли. Табиблар биредә 7 майга кадәр халыкны кабул итәчәк.

“Казан шәһәренең 7нче хастаханәсе белгечләре – невролог, кардиолог, күз табибы һәм кан тамырлары хирургы, травматолог кабул итә. Безнең җирлектә 3 атна булалар. Иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать 4кә кадәр эшлиләр. Халык килә, канәгать булып китә. Фельдшерлар аша кабул итүләргә язылырга мөмкин“, – ди Каратун җирлеге фельдшеры Дания Галиуллина.

Табибларга күренәсе, киңәш, дәва аласы килгән райондашларга Казанга кадәр барып йөрергә кирәкми. Хезмәт түләүсез күрсәтелә. Соңрак күчмә мобиль поликлиника Урта Балтай һәм Шонгаты җирлекләрендә эшләячәк.

Табиблар янына килгән халык үз телендә аралаша, киңәш сорый алуын, хезмәткәрләрнең игътибарлы булуын билгеләп үтте.

“Ябалак авылыннан табиблар янына килдек. Күземне күрсәттем. Дәва бирделәр. Үзебезчә сөйләштек. Өлкән кешеләргә бик уңайлы. Машина белән алып килделәр, хәзер кайтарып та куялар“, – диде Сәлимә апа Җамалиева.

Мобиль поликлиникада теркәү өстәле, функциональ диагностика кабинеты, табиблар кабинетлары бар. Ул ел әйләнәсе районнарда хезмәт күрсәтә.

“Без төрле районнарда эшлибез. Халык күп килә. Авыруларга дәва да билгелибез, юллама да бирәбез, кабат-кабат тикшерәбез. Башкаладан ерак урнашкан авыллардагы халыкка ярдәм күрсәтәбез“, – диде табибә-невролог Миләүшә Шакирова.

Күчмә мобиль поликлиника 19 апрельдән 7 майга кадәр Каратунда,
10 майдан 21 майга кадәр Урта Балтайда,
24 майдан 31 майга кадәр Шонгатыда хезмәт күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев