Апаста “Халык күңелен яулаган мал табибы” билгеле булды
Ул Борнаш ветеринар участогы мөдире, мал табибы Марат Гайфуллин.
(1 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).
Апасның Үзәк ял паркында узган яңа елны каршы алу бәйрәмендә “Апастово – информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева җиңүчене тәбрикләп “Ел мал табибы-2021” кубогы һәм бүләк тапшырды.
Марат абый Гайфуллин 769 тавыш җыеп җиңү яулады.
“Хөрмәтле райондашлар! Яңа Юлбарс елында сәламәтлек белән, уңышларга ирешеп эшләргә, мул тормышта яшәргә язсын”, - диде Марат абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев