Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста халык җыеннары башланып китте

Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүрибураш авыл җирлекләрендә район башлыгы Равил Хисаметдинов рәислегендә халык җыеннары узды.

Биредә район башлыгы урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район прокуроры, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, барлык өлкә җитәкчеләре катнашты. Иң элек авыл җирлеге башлыклары 2019 елда башкарылган эшләр турында, 2020 елга планнар буенча чыгыш ясадылар. Район башлыгы агымдагы елда район буенча башкарылачак эшләр турында таныштырып китте. Халык тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде һәм язып алынды. Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен 2020 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кергән үзгәрешләр белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча республикакүләм программалар турында чыгыш ясады. Тулырак язманы “Йолдыз” (“Звезда”) газеталарыннан укып булачак. Шулай ук барлык дәүләт программалары да газетабыз битләрендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев