Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Халыкара театрлар фестивале тәмам

Районда Халыкара театрлар фестивале үтте. Әлеге фестиваль Буа дәүләт сатира театры тарафыннан оештырылды һәм тирә-күрше районнарны да үз эченә алды. Театрлар районда 5 көн дәвам итте.

Апас мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар Советы әгъзалары фестиваль кунакларын зурлап каршы алдылар. Биредә район халкының кунакчыллыгы да, сәнгатькә гашыйк булуы да, милләтләр дуслыгы да чагылыш тапты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев кунакларны җылы сәламләп, уңышлар теләде. 
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы дәүләт театры, Буа дәүләт сатира театры, Актүбә, Чаллы курчак театры һәм Әзербайджанның яшь тамашачы театры чыгыш ясады. Укучылар, балалар бакчасы нәниләре, гомумән, Апас тамашачысы театрларны яратып карады. Фестивальне Әзербайджанның яшь тамашачы театры тәмамлады. 
Мәртәбәле фестиваль кунаклары район үзәге, истәлекле урыннар белән танышты һәм соклануларын белдерделәр. 
-Апаста беренче генә тапкыр булуым. Сезнең җирлек бик ошады. Фестиваль бер бәйрәмне бәйрәмне хәтерләтә, – диде Әзербайджаннан килгән вәкил Шовги Гусейнов. 
Кунак булып килгән театр коллективлары район үзәгенең матур, истәлекле урыннанда, район туган якны өйрәнү музеенда булдылар, җылы тәэсирләр белән киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев