Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста хәбәрсез югалган сугышчыларның хәбәре кайтты

Район Туган якны өйрәнү музеенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Хәтер хәрәкәте“ чарасы узды.

Сугыш тәмамлануга озак еллар узганнан соң, хәбәрсез югалганнарның хәбәре кайтты. Әлеге чарада Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм аның ярдәмчеләре дә катнашты.

–“Хәтер хәрәкәте“ акциясе күп еллардан бирле дәвам итә. Сугышта хәбәрсез югалган кешеләрне барлап, аларның документларын, таныклыкларын балаларына, туганнарына тапшырабыз. Әлеге эш Михаил Черепанов белән берлектә алып барыла. Районыбыздан 11152 кеше сугышка киткән. Аларның 7002се кире әйләнеп кайтмаган. Туган җир туфрагына басмаучылар арасында 1045 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Узган ел 3 кешенең күмелгән урынын ачыкладык. Соңгы вакытта Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган һәм эзләнүчеләр тырышлыгы белән кайда, ничек һәлак булулары, җирләнүләре ачыкланган 54 сугышчы билгеле булды. Апас туган якны өйрәнү музее коллективы тарафыннан аларның якыннары барланды. 28 кеше хәтер кичәсенә килә алды. Араларында төрле шәһәрләрдә, районда һәм тирә-күрше районнарда яшәүчеләр дә бар. Изге эш дәвам итә, – диде музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Хәбәрсез югалган газизләрен көтеп яшәгән, гомер буе “әти“ дип әйтергә хыялланган балалар, абыйларын табу теләге белән яшәгән апа-сеңелләр инде үзләре дә олыгайган. Соңлап килгән хәбәр аларның сагыну сагышын, билгесезлек эчендә яшәгән еллар агышын кабат яңартты. Түбән Барыш авылында яшәүче Рушания апа Яруллина да кичәдә әтисе хакында мәгълүмат һәм аның кайда күмелүе хакында таныклык алды.

–Мин әтине белмим. Үз гомеремдә бер тапкыр төшкә керде. Шул чактагы кыяфәте әле дә истә. Ләкин кечкенәдән бирле әтиле буласы килү хисе сүрелмәгән. Без – сугыш чоры балалары. Бик күпне күрдек, ачлыгын да, юклыгын да кичердек. Киләсе көннәребез тыныч, мул булсын. Сугыш афәтләре ятимнәр санын арттырмасын. Изге эшегез өчен рәхмәтем чиксез. Соңлап булса да, ул кәгазь безгә кайтты, – диде Рушания апа.

Таныклык алучылар арасында Коштавылында гомер иткән, бүген Апаста яшәүче Гадбелхәй абый Кәримов та бар иде.

–Әти сугышка чыгып киткәндә миңа 6 яшь иде. Әни белән 3 бала калдык. Дүртенче сеңелебез әти киткәч туды һәм озын гомерле була алмады. Мин 12 яшьтән ат җигеп эшкә чыктым. Бар гомерем хезмәт белән узды. Бүгенге көн хатирәләрне кабат яңартты, – диде Габделхәй абый.

“Эзләнү“ отряды әгъзалары анкета тутырган райондашларга урында ук булышлык күрсәтте. Апаста яшәүче Наилә апа Кәлимуллинаның бертуган абыйсының кайда күмелгәнлеге мәгълүм булды.

–Боланбалыкчыдан сугышка чыгып киткән бертуган абыем Фәйзрахман Гәрәевның 1941 елда Грозныйда госпитальдә булуы турында хәбәрдар идек. Музейда сакланган фотосурәтенең артына “Әткәй-әнкәй һәм сеңелләрем, мине, бәлки, башка күрә дә алмассыз...“ дип язылган. Бүген аның 1942 елда һәлак булуы турында белдек. Шулай ук әтиемнең абыйсының улы хакында да соңлаган хәбәр кайтып иреште, – ди Наилә апа.

Кулына таныклык алган апа-абыйлар арасында әле кабат туганнарын эзләтү теләге белән янучылар да бар. Мисал өчен, Борнаш авылыннан Тәслимә апа Нәбиуллина бу кичәдә әтисенең энесе хакында мәгълүматлар алса, тиздән әнисенең дә сугышта хәбәрсез югалган 2 энесен эзләтү теләге барлыгын да әйтте.

Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты. Ул әлеге эшнең мөһимлеген, сугыш яраларының әле дә үзен сиздереп, йөрәкләрне өзеп торуын билгеләп узды.

Соңыннан эзләүчеләр һәм һәлак булган сугышчыларның туганнары, якыннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориалга сәяхәт итте һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев